19 июнь 2012 яңалыклары
-
Якын-тирә йортларда яшәүчеләр чакырыла
16-17 июнь-Мигъраҗ кичәсе Мигъраҗ-(югарыга күтәрелү) - Пәйгамбәребезнең иң зур могҗизаларының берсе, ул Аллаһның киң рәхмәте белән Мәккә шәһәрендәге Әл-Хәрам мәчетеннән Иерусалим шәһәрендәге Әл-Акса мәчетенә күчеп, пәйгамбәрләргә имам булып, ике рәкәгать намаз укыган, Аллаһ Тәгаләгә берәү дә артык якын була алмый торган дәрәҗәләргә күтәрелгән. Мигъраҗ вакытында кыямәт көнендә Пәйгамбәребезгә өммәте өчен...
-
Хәбәрләр
Агымдагы елның 5 аенда 350 бала туу турында таныклык теркәлгән. Узган елда мондый таныклыклар 13 кә ким иде. Кызганычка каршы, үлүчеләрнең саны арту да күзәтелә - 371, узган ел күрсәткеч күпкә кимрәк (350) булган. Җәйге каникуллар чорында 34 мәктәп яны лагере эшли. Аларның 27се көндезге мәктәп яны лагере. Анда 1050...
-
Бәйрәмегез белән сезне, медицина хезмәткәрләре!
Кешеләр сәламәтлеген кайгырту, авыруларны дәвалау - элек-электән иң мәртәбәле һәм хөрмәткә лаек һөнәр исәпләнә. Ул медицина хезмәткәрләреннән белем генә түгел, искиткеч түземлелек, күңел җылылыгы, шәфкатьлелек һәм фидакарьлек таләп итә. Билгеле, бу эштә табибның, шәфкать туташының әхлакый сыйфатлары гына җитми, заманча җиһазларга бай медицина учреждениеләре дә кирәк. Әйтергә кирәк, районыбызда бу...
-
Апаны күргәндәй булдым
Бөек Җиңүнең 67 еллыгын бәйрәм иткән көннәрдә безгә кунак килеп керде. - Сезгә якыныгыз Гайшәнең истәлеге - ул күмелгән туганнар каберлеге сурәтен алып килдем, - диде ул. Шул минутта апа өйгә кайтып кергәндәй һәм аның үзен күргәндәй булдым. Гайшә Әхмәтова 17 яшендә Әгерҗе авылыннан сугышка китә һәм 1944 елда аның...
-
Тәмәке тарту фаҗигага китерде
10 июнь көнне төнлә Актүбә бистәсенең Пушкин урамы, 39 нчы йортта янгын чыгу турында хәбәр алына. Актүбә аерым постының шәхси составы санаулы минутлар эчендә урынга чыкты. Янгын сүндерүчеләр килгәндә Марат Хаҗиевның бер катлы агач йортын ут чолгап алган була. Йорттан өч метр читтә ГАЗ-31029 автомашинасы яна. Бары тик 87 һәм...
-
Кояш җылысында, саф һавада
"Азнакайнефть"нең "Каенкай" һәм "Бөркеткәй" җәйге сәламәтләндерү лагерьлары быел да балаларны кабул итеп алды. Шушы көннәрдә лагерьларны ачу тантанасы узды. Кунаклар - район башлыгы вазифаларын башкаручы Марсель Шәйдуллин, "Азнакайнефть" идарәсе җитәкчесе урынбасары Наил Вәлиев, идарәнең профком рәисе Рәфис Хәсәнов иң элек "Бөркеткәй" сәламәтләндерү лагерында булдылар. Балалар аларга бик күңелле концерт күрсәтте,...
-
Рәхмәт сүзе
Азнакай муниципаль районы башлыгы вазифаларын башкаручы М.З.Шәйдуллин район Советы һәм башкарма комитеты исеменнән Сабантуй бәйрәмен үткәрүдә зур ярдәм һәм активлык күрсәткән иганәчеләргә, сәнәгать оешмалары җитәкчеләренә, нефтьчеләргә, төзүчеләргә, эшмәкәрләргә, барлык Азнакай халкына тирән рәхмәтен җиткерә. Мәйдан батырлары Руслан Гәрәев, Артур Миңниханов, Эдуард Усманов, Тимур Миңниханов, Гөлүс Борһанов, Илгиз Әзһәмов үз үлчәм...
-
Черки дип кенә карамыйк
Быелгы җәй черки һәм талпанга аеруча бай. Моны югары дымлылык һәм температура белән бәйләргә кирәк. Талпаннар гадәттәгегә караганда 11, ә черкиләр 15 көнгә алдарак "баш калкытты". Әмма артык хафаланырга урын юк, хәл торышы үз нормасына керәчәк. Шунсын онытмаска кирәк, бу төр бөҗәкләр төрле чирләрне, шул ук малярия, тулярема, бизгәк, дирофиляриозны...